Зәй офыклары

Зәйдә ветераннар Советының хисап-сайлау конференциясе үтте (Фоторепортаж)

Бүген Зәйдә район ветераннар Советының хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чалы шәһәре ветераннар Советы рәисе Рәфыйк Имайкин, районыбызның мөхтәрәм ветераннары, хакимият вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Конференция барышында район ветераннар Советы рәисе Геннадий Хәлиуллин соңгы биш елдагы эшчәнлек буенча хисап тотты,...

Бүген Зәйдә район ветераннар Советының хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Чалы шәһәре ветераннар Советы рәисе Рәфыйк Имайкин, районыбызның мөхтәрәм ветераннары, хакимият вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Конференция барышында район ветераннар Советы рәисе Геннадий Хәлиуллин соңгы биш елдагы эшчәнлек буенча хисап тотты, соңгы вакытларда район-шәһәрдәге уңай үзгәрешләргә өлкән буын кешеләренең сөенүен белдерде. Ул үз чыгышында район башлыгына мөрәҗәгать итеп, киләчәктә Җиңү бульварында районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына тырыш хезмәтләре белән зур өлеш кертеп танылган, инде хәзер арабызда булмаган Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Мария Хөснетдинова һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мәсгутъ Гыйльфановка бюстлар урнаштыру мәсьәләсен хәл итүне сорады. Конференциядә Хәбир Иштирәков та, Разиф Кәримов та 17 елдан артык район ветераннар Советын җитәкләгән, аның эшчәнлегенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Геннадий Хәлиуллинга тирән хөрмәтләрен белдерделәр. - Шушы кадәр гомер һәр көн саен актив эшчәнлектә булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Алга таба да ветераннар Советында эшчәнлегегездән читләшмәссез дип ышанабыз, озын гомер, сәламәтлек телибез үзегезгә. Өлкән буын кешесенең активлык күрсәтүе яшьләребезгә үрнәк булып тора, - диде Разиф Кәримов Геннадий Хәлиуллинга район башлыгы Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырып. Ә алга таба район ветераннар Советын җитәкләү бурычы бертавыштан Марсель Хуҗинга тапшырылды. Озак еллар хакимият органнарында эшләгән, соңгы елларда шәһәр советы рәисе урынбасары булган Марсель Салихович исә, бу вазыйфаны зур җаваплылык белән башкарачагын белдерде. Аңа тантаналы төстә Зәй районын үстерүгә зур хезмәт куйганы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук ветераннар Советы эшчәнлегендә аеруча активлык күрсәткән Илдус Ибраһимов, Лилия Бородина, Людмила Коштур район башлыгының Мактау грамоталарын алды. Конференциядә ветераннар Советы президиумы, ревизия комиссиясе әгъзалары, 7нче республика конференциясенә делегатлар сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: