Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә ветераннар советының хисап-сайлау конференциясе үтте

Бүгенге көндә бездә 8 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 390 тыл хезмәтчәне исәпләнә.

Бүген Зәйдә ветераннар советының хисап-сайлау конференциясе үтте. Конференциядә район ветераннар советының 2015-2020 елларда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясалды.
Конференция эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.
Хисап доклады белән ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, биш ел эчендә район ветераннар һәм пенсионерлар оешмасын берничә кешегә җитәкләргә туры килгән. Ә бу үз чиратында оешма эшчәнлегендә чагылыш тапкан.


- Былтыр да, быел да катлаулы шартларда эшлибез, яшибез. Дөньяны коронавирус чолгап алды. Бу өлкән буын кешеләренә аеруча зур куркыныч тудыра. Шуңа карамастан, без Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүдә, Татарстан Республикасы Президентын, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауларда актив катнаштык. Ветераннар илдә барган вакыйгалардан читтә калмый. Россия халыкларының бердәмлеген сакларга, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләргә, районда яшәүче пенсионерларның активлыкларын арттыруда ярдәм итә, - диде чыгышында Геннадий Сәмигуллович.
Шунысын да әйтик, районыбызда Бөек Ватан сугышында катнашучылар бармак белән генә санарлык калды. Бүгенге көндә бездә 8 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 390 тыл хезмәтчәне исәпләнә.
-9 Май - Бөек Җиңү көне бәйрәме Зәйдә югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш, -диде район башлыгы.
Конференциядә катнашучылар ветераннар советының ревизия комиссиясе хисабын да тыңладылар.
Хәбир Иштирәков чыгышында Зәй ветераннар советының алдагы елларда тоткан югары позицияләрен бераз йомшартуын билгеләп үтте.
-Нәтиҗәле эшләү өчен сезнең мөмкинлекләрегез, потенциалыгыз җитәрлек, -диде ул.
Тулаем алганда, ветераннар советының хисап чорында эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде.
Ветераннар хәрәкәтен үстерүдә актив катнашулары өчен Александр Чернов (Сарсаз-Баграж) һәм Фәйрүзә Әхмәтовага (Аксар) район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.

Конферециядә катнашучылар ветараннар советының яңа составын (ул 30 кешедән ), совет президиумының яңа составын (5 кеше), республика ветераннар советының хисап-сайлау конференциясенә делегатлар (2 кеше) һәм район ветераннар советының яңа рәисен сайладылар.
Совет рәисе итеп яңадан Геннадий Хәлиуллин сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев