Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә ветераннарны котлау дәвам итә

Тыл ветераннары Мария Попова һәм Рауза Садретдинованы 90 яшьлек юбилейлары һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладылар.

5 майда район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре Зәй шәһәрендә яшәүче  тыл ветераннарын  Мария Ефимовна Попова һәм Рауза Мәҗидулла кызы Садретдинованы  90 яшьлек юбилейлары һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладылар. Юбилярларга Россия президентының  рәхмәт хаты, район башлыгы Разиф Кәримовның бүләге тапшырылды.

- Сугыш тәмамланганга 76 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сык­рау­ларын, сугыш елы балаларының әрнү­-сагышларын оныта торган түгел. Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның нык­лыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз бе­лән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбия­лисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! - диелгән котлау хатында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев