Зәй офыклары

Зәйдә ветеринария хезмәте җитәкчеләре чаңгыда узышты

Кояшлы, салкын кышкы көндә республика ветеринария хезмәтенең районнардагы бүлек башлыклары "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә җитезлектә көч сынашты. Соңыннан җиңүчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән тәбрикләде.

Алдынгы булу теләге салкынлыкны тоярга да ирек бирмәде җитәкчеләргә. Шулай да ярыш нәтиҗәсез булмый. Беренче урынны Балтач ветеринария хезмәте башлыгы Алмаз  Исрафилов яулады. Икенчедә  Кукмарадан Рифат Кәримуллин, өченчедә Азнакайдан Рөстәм Әхмәтшин. 
Безнең районның ветеринария хезмәте башлыгы Фоат Исламов беренче унлыкка керде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: