Зәй офыклары

Зәйдә яңа баш табиб халык белән ныклы элемтә урнаштыруга басым ясый

Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров аваыруларны дәвалау өчен иң беренче чиратта аларны борчыган проблемалар турында яхшылап өйрәнү мөһимлегенә басым ясый. Шул уңайдан хәзер һәр квартал саен билгеле бер көндә медицина өлкәсендә зәйлеләрнең сораулары буенча туры элемтә үткәрү планлаштырыла. Иң беренче туры элемтә 2 нче апрельдә кичке сәгать биштән...

Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров аваыруларны дәвалау өчен иң беренче чиратта аларны борчыган проблемалар турында яхшылап өйрәнү мөһимлегенә басым ясый. Шул уңайдан хәзер һәр квартал саен билгеле бер көндә медицина өлкәсендә зәйлеләрнең сораулары буенча туры элемтә үткәрү планлаштырыла. Иң беренче туры элемтә 2 нче апрельдә кичке сәгать биштән җидегә кадәр үткәреләчәк. Бу вакыт аралыгында кешеләр үз сорауларын баш табибка 3-79-47 һәм 3-79-60 телефоннары аша җиткерә ала. Рим Әмиров мөмкин булган сорауларга шунда ук җавап бирә, ә мәсьәләгә ачыклык кертүне таләп иткән сорауларга җавап кешеләрнең конткат номерлары яисә хат рәвешендә җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: