Зәй офыклары

Зәйдә яңа җәмәгать судьясы хезмәткә кереште

Бүген Зәй шәһәр судында тантаналы төстә Татарстан Республикасы Зәй районы 3нче суд участогына җәмәгать судьясы билгеләнде. Ул - 29 ел хезмәт юлын юридик эшчәнлеккә, адвокатлыкка багышлаган Ринат Мирфаид улы Минһаҗев. - Мин үземә ышанып тапшырылган эштә дөреслекне яклап, закон кануннарына таянып, намуслы хезмәт итәргә әзермен. Бу эш миңа алдагы хезмәтем...

Бүген Зәй шәһәр судында тантаналы төстә Татарстан Республикасы Зәй районы 3нче суд участогына җәмәгать судьясы билгеләнде. Ул - 29 ел хезмәт юлын юридик эшчәнлеккә, адвокатлыкка багышлаган Ринат Мирфаид улы Минһаҗев.

- Мин үземә ышанып тапшырылган эштә дөреслекне яклап, закон кануннарына таянып, намуслы хезмәт итәргә әзермен. Бу эш миңа алдагы хезмәтем буенча да инде таныш, аны башкаруда авырлыклар булмас дип уйлыйм, - диде Ринат Минһаҗев шәһәр суды коллективы алдында ант тапшырып.

Баш судья Рөстәм Хәкимов яңа җәмәгать судьясын катлаулы җинаять эшләрен тикшерүдә күп тапкырлар сыналган ышанычлы хезмәткәр дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: