Зәй офыклары

Зәйдә яңа парк проекты турында киңәштеләр

Конкурста җиңгән очракта, федераль грантның якынча күләме 70 миллион сум тәшкил итәчәк.

Бүген Зәйнең  Сөббух Рәфыйков  исемендәге үзәк китапханәсендә район җитәкчелегенең шәһәрнең “Яшьләр паркы”н үзгәртү проектын  эшләү буенча «Heads group» архитекторлар командасы белән  очрашуы булды. 
Очрашу-киңәшүне район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Ул соңгы елларда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча башкарылган эшләргә кыскача күзәтү ясады. Ул чыгышында  соңгы елларда әлеге юнәлештә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте, аерым алганда, Иске Зәй бистәсендәге  яр буен һәм Мәктәп тавы янындагы территорияләрне торгызу, Зәйнең барлык тарихи үзәген комплекслы яңарту алып баруга тукталды. 
2020 елда иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында  « "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы  үзәк мәйданны яңарту проекты тормышка ашырыла башлады. Проектның максаты - Нариманов, Рәфыйков, Энергетиклар, Лобачевский, Крупская, Ленин урамнары кергән территорияне  төзекләндерү. 2020 елда 70 миллион  сум күләмендәге федераль грант акчасына проектның беренче чираты тормышка ашырылды. Быел исә Россия Федерациясенең өстәмә средстволары  һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан софинанслау хисабына проектның икенче чиратын гамәлгә ашыру планлаштырылган.
Шунысын да да әйтик, хәзерге вакытта Зәйдә парк зоналары мәйданы 70 гектар тәшкил итә.
 Хәзерге вакытта районда «Яшьләр паркы» проекты белән яңа конкурска әзерлек бара.
 Очрашу барышында булачак проектның баш архитекторы Владислав Куликовский, проектлаштыру буенча менеджер Кира Богачева әлеге проектны эшләү өчен этаплар турында сөйләделәр.
 Район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Эмиль Галиев, Роберт Садретдинов, шулай ук мәгариф, спорт, яшьләр эшләре, мәдәният идарәләре җитәкчеләре, бизнес структуралары вәкилләре  һәм башка җаваплы затлар яңа проект буенча фикерләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәр керттеләр.

Яңартылган “Яшьләр паркы” боз сарае, “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы янындагы Җиңү проспекты буйлап урнашкан яшел зонаны үз эченә алачак. Киләчәктә әлеге территория янәшәсендә заманча никахлашу сарае төзү дә планлаштырыла.
Разиф Кәримов очрашуда катнашучыларның игътибарын җәмәгать пространствосын төзекләндерү, уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдыру юлы белән территорияне активлаштыру кирәклегенә юнәлтте. Конкурста җиңгән очракта, федераль грантның якынча күләме 70 миллион  сум тәшкил итәчәк.
-Безгә гади генә парк кирәк түгел, Зәйнең йөзек кашы булырдай, кабатланмас атрибутлары белән башка шәһәр-районнар халкын да җәлеп итәрдәй биләмә эшләргә кирәк, - диде район башлыгы.
Әлегә булачак парк турында беренче сөйләшү генә булды. Проект эшләү өчен алга таба архитекторлар очрашуларны төрле форматта уздырырга уйлыйлар. Проект күпмедер дәрәҗәдә әзер булганнан соң, ул ачык тыңлауларга чыгарылачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: