Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә яңа срокка мөхтәсип сайланды

Мөхтәсибәтне янә Фатыйх хәзрәт Нуруллин җитәкләячәк.

Зәй мөхтәсибе итеп янә Фатыйх хәзрәт Нуруллин сайланды.  

Зәйнең "Ялчыгол" мәчетендә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары  Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы имам-мөхтәсибе  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашында хисап-сайлау җыелышы үтте. Аңа җирлек башлыклары, авыл имамнары чакырылды. Җыелыш  көн тәртибенә куелган төп мәсьәләләр мөхтәсибәттә дүрт  елда башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясау, районыбыз мөхтәсибәтенә яңа срокка имам-мөхтәсиб сайлау иде. Дини чара Коръән аятьләре укып башланды. Утырыш эше Равил хәзрәт Зөфәров чыгышы белән ачылды. Ул чыгышында ТР Диния Нәзарәте, тулаем алганда Зәй мөхтәсибәте эшчәнлеген бәян итте.

Зәйдә барлыгы 32 мәхәллә исәпләнә, алар дин-исламга хезмәт итә. Район газеталары, телевидение тапшыруларында дини темалар яктыртыла. Соңгы берничә елда якташыбыз дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыголга хөрмәт йөзеннән дәрәҗәле кунаклар чакырылып, Ялчыгол укулары оештырыла. Узган ел пандемия булу сәбәпле, әлеге дини чара уздырылмады. “Ялчыгол” мәчете эченә 

күптәннән көтелгән капиталь  ремонт ясалды, җиһазландырды. Матур, якты, барлык мөмкинлекләр булган ыйбадәтханә һәркем күңеленә хуш килде. Алга таба гыйбадәтханәнең биләмәсе, тышкы өлеше дә төзекләндереләчәк Утырыш кунакларын Разиф Кәримов сәламләп, чыгышын районда динара һәм милләтара тынычлыкны ныгыту буенча  зур эшләр алып барылуыннан башлады.

–Чиркәү һәм мәчетләргә  район хакимияте тарафыннан  мөмкин булганча ярдәм күрсәтелә. Мәчетләр - халык белән аралашу өчен уңайлы урыннарның берсе.  Дин әһелләренең  традицион ислам  кануннарын халыкка җиткерүдә роле гаять зур, шунлыктан аларның туган телебезне яхшы белеп, халыкны дөрес юнәлештә алып барулары аеруча мөһим.  Ел саен политехник колледжда район булышлыгы белән 200 мөселман чакырылып, ифтар, корбан ашлары уздырыла.     Узган ел пандемия булу сәбәпле, Рамазан аенда ураза тотучы, мохтаҗ мөэмин мөселманнарга азык-төлек җыелмасы таратылды, - ди Разиф Кәримов.

Мөхтәсибәт заман белән атлый: “Ялчыгол” мәчете узган ел  “Лукойл” җәмгыятенең XI социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесендә “Ислам дөньясы” проекты белән грант отты, быел да аңа исәп тотыла. 

-Зәй мөхтәсибәте Сәгыйть хәзрәт Камалов  җитәкчелегендә бик күркәм эшләүче мөхтәсибәтләрнең берсе. Исән булса, хәзрәтнең май аенда аның туган көне булыр иде.  Фатыйх хәзрәт аның белән бергә эшләп, аны остазы итеп карап матур итеп эшләде, тәҗрибә туплады. Әнә ничек күркәм итеп мәчеткә ремонт ясалды. Имамнар белән дустанә мөнәсәбәттә эшчәнлек алып барыла. Эшен җиренә җиткереп башкара торган имам-мөхтәсипләрдән ул Фатыйх хәзрәт, -ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Утырыш эшендә Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның да әйтер сүзе булды.

-Зәй мөхтәсибәте эшчәнлегенә битараф түгелмен, ул - минем туган төбәк. Аннан күрше хакы да бар. Мөхтәсибәт эшчәнлеген яхшы дип бәялим, имам-мөхтәсиб яшь, энергияле, хакимияттән дә булышлык бар, тагын да актив булу кирәк, -ди  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.

Яңа срокка  имам-мөхтәсиб итеп янә Фатыйх хәзрәт Нуруллин тәкъдим ителде, җыелышта катнашучылар аның кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Фатыйх хәзрәт 34 яшьтә, өч бала атасы. Ул 18 яшьтән дини өлкәдәге хезмәтен Чувашиянең Шыгырдан авылыннан башлаган. Чаллы шәһәренә кайткач биредәге имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин тәкъдиме белән Зәйгә килеп эшли башлаган. Дүрт елдан артык Сәгыйть хәзрәт Камаловның ярдәмчесе булып хезмәт куйды,  ике ел шәһәребезнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе мәчете имамы булып торды. Ул 2016 елда имам-мөхтәсип итеп сайланып, ул вазыйфаны  имам-мөхтәсип Сәгыйт хәзрәт Камалов кулыннан алган иде.  Аксакаллар шурасы рәисе Сәгыйть хәзрәт белән мөхтәсип эшен аңлашып, матур итеп алып бардылар.

Фатыйх хәзрәт үсмер чактан Башкортстанда мәдрәсәдә белем алган, аннан Төркиядә имамлык белемен алу максатында укыган. Дини генә түгел, дөняви белемгә дә ия:Чаллы педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады.

Дини чарада өч кешедән торган ревизия комиссиясен, мөтәвәллият әгъзаларын сайлау булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев