Зәй офыклары

Зәйдә янә “Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә укучыларның "Тукай укулары" дип исемләнгән төбәк фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Ул унынчы ел рәттән  Тукай туган көн алдыннан мәктәп укучылары арасында телне, туган як тарихын, әдәбиятны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатыннан  оештырыла. Әлеге мәртәбәле чарада катнашучылар саны елдан-ел артуга бара. "Тукай укулары"нда  алдагы елларда 100 катнашучы булса, алар саны хәзер бермә-бер арткан.  Чарада катнашучыларны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова сәламләп, уңышлар теләде.
Быелгы конференциядә  Зәй, Әлмәт, Мөслим, Сарман, Лениногорск, Чаллы, Азнакай, Түбән Кама һ.б. район-шәһәрләрдән барлыгы 289 эш  каралып,  164е икенче турга сайлап алынган.
-Укучылар нигездә үзләренең ерак бабалары, нәселләре  турында белешеп, аларның сугыш чорында үткән юлларын өйрәнгәннәр, туган як тарихын өйрәнү һәм башкалар  буенча зур фәнни эш башкарганнар, фәнгә беренче адымнар ясаганнар, аларның барысы да игътибарга лаек, - ди мәктәп җитәкчелеге.
Ә иҗади эшләрне бәяләү өчен жюри әгъзалары итеп Казан федераль университетының Алабуга институты педагог-галимнәре чакырылган иде.
- Эшләгән хезмәтеңне тиешенчә күрсәтмә материаллар белән жюри хөкеменә тапшыру - зур эш ул. Югалып калмагыз, куйган максатыгызга  ирешә барыгыз,  - диде доцент Альберт Нигамаев.
Конференциядә I-ХI сыйныф укучылары, 11 секциягә бүленеп, иҗади эшләрен яклады.

Катнашучылар туган якны  өйрәнү, татар теле һәм әдәбияты, инглиз филологиясе, әйләнә-тирә, экология, биология,  сәламәтлек, туган якны  өйрәнү буенча  “Фәндә беренче адымнарым” иҗади эшләрен якладылар, шулай ук табигатьне  саклау буенча үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. Мәртәбәле жюри составында  район газеталары журналистлары, мәктәп-колледж укытучылары, табиблар бар иде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: