Зәй офыклары

Зәйдә янгын сүндерүчеләр ярышты

Бүген Зәйнең 88нче янгын сүндерү бүлеге биләмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында республика ярышлары булды. Мондый ярышларның Зәйдә икенче мәртәбә оештырылуы. Ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланды. Ярышта республикадан 4 кешедән торган 15 команда көч...

Бүген Зәйнең 88нче янгын сүндерү бүлеге биләмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында республика ярышлары булды. Мондый ярышларның Зәйдә икенче мәртәбә оештырылуы. Ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланды. Ярышта республикадан 4 кешедән торган 15 команда көч сынашты. Зәй данын Яков Запека, Ришат Миннекәев, Евгений Степанов, Владимир Соболев яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: