Зәй офыклары

Зәйдә янгын күзәтчелеге хезмәте вәкилләре рейдлар уздыра

Район янгын күзәтчелеге хезмәте хезмәткәрләре, янгын сүндерү частьләре вәкилләре белән берлектә, шәһәр-районның шәхси секторында “Янгыннарсыз кыш” дип аталган чаралар үткәрүне дәвам иттеләр.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, шәхси секторда янгыннар күпчелек очракларда электр һәм газ җиһазларының, мичләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыга. Йортларга кереп аңлатулар вакытында үз хуҗалыклары белән яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы чараларын катгый үтәү, аерым алганда, яткан урында тәмәке тартмау, телевизор, үтүк, җылыткычларны караусыз калдырмау, кулдан ясалган һәм төзек булмаган җиһазлардан файдаланырга ярамаганлыгы төшендерелде. Йортта тиз янып китүчән материаллар саклау да тыела. Шулай ук балаларга ут белән уйнарга ярамаганлыкны һәрдаим исләренә төшереп торырга кирәк. Янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре белдергәнчә, рейдлар вакытында 90 шәхси хуҗалык тикшерелеп, тематик белешмәлекләр таратылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: