Зәй офыклары

Зәйдә янгын сүндерү хезмәте газ-төтеннән саклау звеноларының   республика ярышлары үтте

Бүген Зәйдә янгын сүндерү хезмәтенең газ-төтеннән саклау звенолары арасында хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган янгынчылар истәлегенә   республика ярышлары үтте.

Ул Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын сүндерү 4нче отряды составындагы Зәйнең 41 янгын сүндерү часте базасында оештырылды. Бу очраклы түгел, әлеге янгын сүндерү частенең һөнәри әзерлек ярышлары уздыру өчен барлык мөмкинлекләре бар.

Ярышларда Казан, Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән газ-төтеннән саклау звенолары (8 команда) катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте башлыгы урынбасары Евгений Зотин, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты.

 Ярышларда катнашучылар Татарстанда хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган янгынчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алар истәлегенә вакытлыча махсус әзерләнгән монументка чәчәкләр салдылар.

Ярышлар теорияне белү һәм практик өлешләрдән торды. Теоретик өлештә звенолар личный составларың (билетлар алып) алар вазифасына кагылышлы документларны,  шәхси саклану чаралары белә эш итә белү турында белемнәре тикшерелде.

Бәйгенең практик өлеше ярышучылар өчен төрле каршылыкларны эченә алган 5 этаптан торды. Егетләр  этапларны  тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиеш иде.

- Бүгенге көндә янгын сүндерүчеләр сафында торган кешеләр куркыныч, әмма бик тә мөһим  эшне башкаралар.Янгын сүндерүчеләр, гадәттән тыш  хәлләрдә чын батырлык күрсәтеп, халык милкен, кешеләрнең тормышын коткарып калалар. Алар олы хөрмәткә лаек, - диде Евгений Зотов.

Ярышта 1нче урынга  Әлмәтнең 77нче янгын сүндерү часте звеносы  лаек дип табылды. 2нче урында шулай ук әлмәтлеләр – 15нче янгын сүндерү часте звеносы. 3нче урында Казанның 21 нче янгын сүндерү часте егетләре. Зәйлеләр 6нчы урынга чыкты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: