Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә яшь гаиләләр һәм эшләүче яшьләр катнашында автоквест узды

Чара Космонавтика көненә багышланды һәм биремнәр дә әлеге тематика белән бәйле булды.

Зәй яшьләр эшләре  идарәсе белгечләре Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга багышланган “Алга – үткәнебезгә” дигән автоквест оештырдылар.  Анда яшь гаиләләр һәм эшләүче яшьләр катнашты.

Җыелу ноктасы «Дуслык» яшьләр үзәге булды, анда юл йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, җирәбә салынды. Һәр экипаж элемтәдә тору һәм яңа биремнәр алу өчен оештыручыларга телефон номерын калдырды.

Бриффингтан соң барысы да машиналарга утырып,  беренче биремне көтте. Бер генә катнашучы да нинди биремнәр булачагын белми иде, бу сер итеп тотылды. “Оештыручылар тарафыннан төрле һәм гаять кызыклы биремнәр әзерләнгән иде: болар - ребуслар чишү, 1984 елгы фотолар буенча фотографның аны кайсы урыннан төшерүен билгеләү, ә бу җиңел түгел, чөнки ул еллардан безнең шәһәр бик нык үзгәрде һәм әлеге биремне чишү өчен логиканы эшкә җигәргә кирәк иде. Кыенлыкларга карамастан, катнашучылар автоквестның барлык этапларын да узды”, - ди Зәй студент хезмәт отрядлары җитәкчесе Ростислав Аладышкин.

Чара Космонавтика көненә багышланганлыктан, биремнәргә әлеге тематикага караган объектлар кертелде. Автоквестка йомгак космонавт эткә багышланган Чернушка һәйкәле янында ясалды, чарада катнашучыларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев