Зәй офыклары

Зәйдә яшь хоккейчыларны бүләкләделәр

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 12-13 яшьлек малайлар арасында хоккей буенча "Алтын алка" турнирының республика турында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Зәй бозында үткән финал ярышларында 8 команда көч сынашты. Җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, район башлыгы Разиф Кәримов, "Алтын алка" клубының республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов...

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 12-13 яшьлек малайлар арасында хоккей буенча "Алтын алка" турнирының республика турында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Зәй бозында үткән финал ярышларында 8 команда көч сынашты. Җиңүчеләрне бүләкләүдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, район башлыгы Разиф Кәримов, "Алтын алка" клубының республика бүлеге җитәкчесе Михаил Бойцов катнашты.

- Идел буе федераль округында балалар, яшүсмерләр арасында хоккейны үстерүгә зур игътибар бирелә. РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич инициативасы белән мәктәпләр арасында ярышлардан башлап, район, округ, Бөтенроссия дәрәҗәсендә ярышлар системасы алып барыла. Бүген без республика дәрәҗәсендә зур уңышларга ирешкән командалар һәм уенчыларны бүләклибез. Хоккейчыларга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын, диде Ренат Тимерҗанов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп һәм ярышларда беренче урын алган "Соколы" командасына хоккей киемнәре сатып алу, матди-техник базаны ныгыту өчен 100 мең сумлык, икенче урын өчен Мамадышның "Олимп" командасына 50 мең сумлык сертификатлар тапшырды. 17 шәр кәшәкә сатып алу өчен шулай ук бүләк сертификатларны беренче урын өчен "Соколы" , икенче өчен -"Олимп", өченче урын өчен Зәйнең "Яшьлек" командасы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: