Зәй офыклары

Зәйдә яшь әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды

Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан ЗАГС бинасында зур бәйрәм чарасы үтте.

Әниләр көненә багышланган тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов 11 гаиләгә тантаналы төстә ана  капиталына сертификат тапшырды. Тантанада шулай ук өч яшь гаилә беренче балалары туу уңаеннан туу турында таныклыклар алды.
Илнар Фәнилевич әти-әниләргә  изге теләкләр җиткерде, сабыйларның сау-сәламәт булып, әти-әни тигезлегендә үсүләрен теләде. “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы сабыйлары  алар хөрмәтенә матур җырларын, биюләрен тәкъдим итте.
Ана капиталы программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле 2007 елның 1 гыйнварыннан Зәй районында 3712  гаилә сертификатлы булды. Агымдагы елда 164 гаилә сертификат алган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: