Зәй офыклары

Зәйдә яшь педагоглар бәйгегә чыкты (видео)

Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә "Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында "Педагогик дебют" конкурсы башланды. Анда 9 яшь педагог һөнәри осталыгын күрсәтә. Аларның һәркайсы үз фәннәре буенча ачык дәресләр уздыра.

Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, шәһәр-районда 35 яшькә кадәрле 215 укытучы исәпләнә, шуның 10сы педагогок эшчәнлеген агымдагы уку елында гына башлап җибәргән.
“Педагогик дебют” конкурсында педагогик стажы 5 елдан артмаган укытучылар катнаша ала.  Әлеге бәйгедә бездә ел саен дистәләгән яшь белгеч катнашып килә. Талантлы яшьләргә сокланмый мөмкин түгел. Өлкән буынга алмашка үз фикерен кыю яклый белүче, белемле яшьләр килүе сөенечле.
 Федераль дәүләт белем стандартлары һәм педагогның һөнәри стандарты шәхесне формалаштыру һәм үстерү, белем-тәрбия процессы белән идарә итү юнәлешләрендә укытучыларга җитди таләпләр куя. Бүгенге көндә мәктәптә заманча фикер йөртүче һөнәр остасы, тикшеренү компетенциясенә ия булган, иҗади шәхес эшләргә тиеш. Моның өчен укытучының үзенең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрүе, үзүсешкә ирешүе кирәк.
Хәзерге вакытта  мөгаллимнәргә һөнәри осталыкка төрле юллар һәм формалар аша ирешергә мөмкинлекләр бар. Алар -  методик һәм иҗади берләшмәләр, вебинар, виртуаль берләшмәләр эшчәнлегендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, тренинг, методик ринг, педагогик идеяләр фестивале, эшлекле һәм рольле уеннар, методик ункөнлекләр, интеллектуаль марафон, фән атналыклары, авторлык һәм остазлык мәктәбе, апробация, эксперименталь һәм инновацион эшчәнлектә, һөнәри бәйгеләрдә, презентация, интерактив экскурсия, видеоконференция, дискуссияләр, дебат, түгәрәк өстәл,  күргәзмәләр һ.б. чараларда катнашу.
Һөнәри осталыкның мөһим билгесе булып педагогның үз эшчәнлеген бәяли, гомумиләштерә, алдынгы тәҗрибәне тарата алуы тора.
- Педагогик бәйгеләр укытучының һөнәри үсешенә уңай йогынты ясый,  мөгаллимнең эшчәнлегенә стимул бирә, аңа интеллектуаль яктан камилләшүенә тәэсир итә. Бәйгеләрнең максаты - укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, иҗади эшләүче укытучылар турында җәмәгатьчелектә уңай фикер формалаштыру. Бәйгеләр, мастер-класслар түбәндәге бурычларны хәл итә: иң яхшы укытучыларны ачыклау, мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгына бәя бирү, җәмгыятьтә мәгариф системасы һәм анда эшләүчеләр турында уңай фикер формалаштыру, яңа уңышлы идеяләрне ачыклау һәм аны тарату, -ди мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова.
Миңа бәйгедә катнашучы ике яшь педагог – Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Сабина Садриева һәм 3нче мәктәпнең математика укытучысы Анна Хисметдинова үткәргән ачык дәрестә булырга туры килде.
Сабина Садриева II сыйныфлар белән “Кошларның кышкы тормышы” дигән темага дәрес бирсә, Анна Хисметдинова исә V сыйныфта балаларга “Санның  квадраты һәм кубы” дигән теманы тәкъдим итте. Аларның икесе дә дәреснең беренче минутларында ук балаларның игътибарын җәлеп итеп, аларны материалны үзләштерүгә туплый алды, дәресне төрле ысуллар кулланып оештырды.
-Әлеге укытучыларны беренче мәртәбә генә күрсәк тә, алар безгә бик ошады. Дәрес тә гадәти генә булмыйча, үзгә үтте, - диде укучылар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: