Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә яшь педагоглар форумы үтте

Бүгенге чара “Бергә булганда - барысын да булдырырбыз” темасы астында тренинг форматында узды.

Зәйдә яшь педагоглар катнашында һөнәри осталыкны камилләштерү буенча уку елы дәвамында чаралар уздыру күркәм традициягә әверелде.
“Яшь педагоглар форумы” үткәрү пандемия шартларында шактый вакыт туктап торганнан соң, яңадан торгызылды.
Бүген балалар иҗат йортында чираттагы форум үтте. Башка елларда үткәрелгән форумнар ачык дәрес, мастер-класслар күрсәтү форматында оештырылган булса, бүген исә ул “Бергә булганда - барысын да булдырырбыз” темасы астында тренинг буларак узды.
Хезмәт стажы өч елга кадәрле булган шәһәр мәктәпләрендә хезмәт куючы 30 яшь укытучы, төркемнәргә бүленеп, тәҗрибәле педагоглар кулы астында укыту-тәрбия эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Ә фикер алышу бүгенге көн алымнарын кулланып оештырылды.
Тренингны 7нче мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Васильева һәм шул ук мәктәпнең педагог-оештыручысы Наталья Панова үткәрде.
-Зәй мәгарифенең киләчәген без яшь педагогларда күрәбез. Алардан матур башлангычлар көтәбез һәм бу очраклы түгел, чөнки яшьләрнең потенциалы зур. Яшьләр тарафтан булган барлык башлангычлар район җитәкчелеге тарафыннан хуплана, - диде район мәгариф идарәсе методисты Ирина Вахитова.
-Бүгенге чара безнең өчен күпмедер дәрәҗәдә яңа. Әмма ул матур традициягә әверелеп, мәгариф тармагында эшләүчеләрне куелган бурычларны үтәүдә яшь педагогларыбызны тагын да берләштерер дигән өметтә без, - диде яшь педагоглар советы рәисе Наталья Панова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев