Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшне җанландырды

2нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә рейдка чыктылар.

Яшь юл хәрәкәте  инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең  эшчәнлеге  юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау, юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, мәктәп укучыларында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгытуга юнәлтелгән.

Шәһәрнең 2нче мәктәбе яшь юл хәрәкәте  инспекторлары отряды 2010 елда оешып,  уңышлы гына  эшләп килә. Хәзерге вакытта отрядны технология укытучысы Рөстәм Мәһдиев җитәкли.

-  Безнең максат- балалар һәм аларның әти- әниләрен юллар аша җәяүлеләр кичүе аша дөрес чыгарга  өйрәтү.  Отряд 8 яшь юл хәрәкәте инспекторын берләштерә. Алар - IV сыйныф укучылары. Быел без «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнаштык һәм хәзерге вакытта призерыбыз Матвей Плешаков бәйгенең  Әлмәттә узачак төбәк турында катнашырга әзерләнә. Матвей юл йөрү кагыйдәләре буенча конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулады, - ди Рөстәм Ринатович.

Яшь юл хәрәкәте инспекторының төп бурычы –җәяүлеләр иминлеген тәэмин итү. Моның өчен яшь инспектор кулында «Стоп» юл билгесе була. Акция кысаларында әлеге юл билгесе белән  машина юлына иң күп чыгучы 11 яшьлек Максим Шабанов  булды. Юл йөрү кагыйдәләрен  яхшы белгәч, тиешле урында юлга чыгу да  куркыныч түгел, ди ул.

- Мин велосипедта,  шулай ук җәяү  йөргәндә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен  катгый  үтим. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзеңне куркынычсызлың өчен белергә кирәк, - ди Максим.

- 2нче мәктәп яны  җәяүлеләр өчен куркыныч участоклардан санала. Монда кешеләр юл кырына  машиналарын куялар, шуңа күрә мәктәптән чыгучы балаларга, юл аркылы чыгу кыенлыклар тудыра.  Шуның өчен  профилактик чара нәкъ менә биредә үткәрелә, - ди ЮХИДИ инспекторы, полиция лейтенанты Алексей Тимофеев.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 12 апрелендә шәһәрнең бер җәяүлеләр кичүендә машина йөртүче 2013 елда туган кызны бәрдергән иде. Шуңа күрә районда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү аеруча актуаль.

- Мин юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт хәтерлим. Миңа аларны  балалар бакчасында өйрәтә башлаганнар иде, мәктәптә дә өйрәтәләр, әти-әни дә дами искәртеп тора, - дип сөйли Георгий Глухов.

Чара кысаларында яшь юл хәрәкәте отряды  инспекторлары кечкенә җәяүлеләргә һәм аларның әти-әниләренә белешмәлекләр тапшырдылар.

Шунысын да әйтик,  12 апрельдә дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышланган «Куркынычсыз тәгәрмәч- 2021» конкурсының район этабы узды. Ә яшь юл хәрәкәте отрядлары  эшчәнлекләрен  дәвам итә, алай гына да түгел алар моны активлаштыра.

-  Яшь юл хәрәкәте отрядлары юл-транспорт фаҗигаләрен  кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча агитбригадалар белән үз мәктәбе укучылары алдында чыгыш ясый. Шундый чыгышлар Сәвәләй, Югары Шепкә, Аксар, Төги, Бохарай мәктәпләрендә узды инде,- диде муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева.

 

Айгөл Яруллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев