Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә яшәүче фатирында наркопритон оештырганнар

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотикларны законсыз саклау һәм куллану фактларын ачыклау буенча эш даими алып бара.

13 апрельдә 43 яшьлек ир-атны тикшерү вакытында аның кесәсендә шикле әйбер табыла. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча алынган матдәнең наркотик матдә булуы ачыкланган. Наркотик матдәләрне законсыз  саклау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Зәйдә яшәүче элек тә хөкемгә тартылган 37 яшьлек ир-атның   фатирын  наркомания буенча профилактик исәптә торучы дүрт кешегә наркотик матдәләр ясау һәм куллану өчен  бирүе ачыкланган. Фатирда тикшерү барышында  наркотик матдәләр табылган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев