Зәй офыклары

Зәйдә яшәүче Павел Филипповны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Зәйнең Мирный бистәсендә гомер итүче Павел Филиппов бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде. Павел Сергеевичны  олы юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады.
Әгерҗе районының Красный Бор авылында дөньяга килгән Павел Филиппов Зәйгә 1958 елда гаиләсе белән күченә. Урман хуҗалыгы оешмасында машина йөртүче, механик булып хезмәт куя.  Лаеклы ялга Сельхозтехника берләшмәсеннән китә.  
Павел Сергеевич тормыш иптәше Валентина Ивановна белән үрнәк, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 5 оныклары, 10 оныкчыкларына куанып яшиләр.
Юбилярны автоклуб һәм Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре дә котлап, аның өчен матур, моңлы  җырлар башкардылар.
Павел Сергеевич  кунакларны изге теләкләр теләп озатып калды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: