Зәй офыклары

Зәйдә яшәп иҗат итте

15 июльдә якташ язучы Сөббух Рәфыйковның туган көне. Зәйдә тумаса да, аның тормышының шактый өлеше шәһәребез белән бәйле.

Сөббух Рәфыйков 1913 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Сарман районы Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1925 - 1930 елларда башта Чаллыда һәм Алабугада тугызъеллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йортында әзерләү курсларында укый. 1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931 - 1932), Сарман районында чыга торган “Комбайн” газетасында редактор урынбасары (1932—1934), республика комсомол газетасы “Кызыл яшьләр” редакциясендә бүлек мөдире (1934 -1937) һәм Татарстан дәүләт нәшриятында редактор (1937) вазифаларын башкара.
1934 -1937 елларда, ул хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлегендә укый. 1937 елның октябреннән 1957 елның августына кадәр Сөббух Рәфыйков Татарстаннан читтә - төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда яши һәм эшли. 1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар “Социалистик Татарстан” газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958 -1961), аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.
Сөббух Рәфыйков 1930 елда яза башлый. 1931-1937 еллар арасында шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы (“Үсү җырлары”, “Соңгы талпыну”, “Үсмерчак”), сугыштан соң, 1957 елда, “Ак төннәр” исемле шигъри китабы дөнья күрә.
Сөббух Рәфыйков, язучы буларак, киң җәмәгатьчелеккә “Беренче яз” (1958) романы белән таныла. 1920 -1930 еллардагы татар авылында барган социаль үзгәрешләрне, социализм төзү, аерым хуҗалыктан күмәк хуҗалыкка күчү кебек тарихи процессларны шул заманга хас реаль күренешләр һәм образлар аша чагылдырган бу роман, алтмышынчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе буларак бәяләнә.
Әдипнең колхозларны эреләндерү темасын үзәккә алып, авыл хуҗалыгы, массаларның хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта активлыгы, интернациональ бердәмлеге мәсьәләләрен яктырткан “Авыл иртәсе” исемле икенче романы да укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Автор гомеренең соңгы елларында Зәй электростанциясе төзелешенә багышланган “Тын елга буенда” исемле яңа роман өстендә эшләде. Әсәр башта “Казан утлары” журналында (1971 ел,) дөнья күреп, соңыннан, автор вафатыннан соң, Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты.
Сөббух Рәфыйков 1971 елның 21 ноябрендә Зәйдә вафат булды. Ул 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Сәрия Батыршина, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: