Зәй офыклары

Зәйдә язучы Сөббух Рәфыйков премиясен тапшыруга әзерлек бара

Районыбызда ике елга бер мәртәбә мәдәният, сәнгать, әдәбият, телне үстерүгә зур өлеш керткән затларга Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру традициясе яшәп килә.

Бүген  район хакимиятендә Сөббух Рәфыйков премиясен тапшыру комиссиясе утырышы үтте. Комиссия, премиягә тәкъдим ителгән  кандидатураларны тикшереп,  лаеклылар буенча үз фикерен белдерде.
Сөббух Рәфыйковның туган көненә багышланган чаралар якташ язучының туган көне 15 июль - дүшәмбе көнгә билгеләнгән. Премия тапшыру тантанасы да шул көнне үзәк китапханәдә оештырылачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: