Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә җәйге чорда күпме яшүсмер эшле булыр?

Агымдагы елда «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе җәйге чорда 170 яшүсмерне эшкә кабул итәчәк.

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Өлкән сыйныф укучыларының кайберләре бу чорда эшкә урнашып, күпмедер күләмдә хезмәт хакы ала. Узган елдан аермалы буларак, быел яшүсмерләргә җәен шактый эш урыны булдыру карала. Бу турыда яшьләр эшләре идарәсе белгече Ростислав Аладышкин сөйли.

 

-Зәй районында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча кампания старт алды. Агымдагы  елда «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе  җәйге чорда 170 яшүсмерне эшкә кабул итәчәк. Эшкә кабул ителүчеләр  түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк: педагогик отряд, яшелләндерүчеләр отряды, социаль ярдәм күрсәтү отряды һәм пляж хезмәткәрләре.

 

Яшелләндерүчеләр отрядында эшләүчеләр  иҗтимагый киңлекләрендә: парклар, скверлар, яр буйлары тиешле тәртип. Чисталык булдыру өстендә хезмәт куячаклар.Социаль ярдәм күрсәтү отряды исә җирле бюджет оешмаларына: китапханә, шәһәр архивы, хәрби комиссариатка  документлар белән эшләүдә ярдәм итәчәкләр.

Пляж хезмәткәрләре Иске зәй ярбуендагы пляж территориясендә чисталыкны тәңмин итәчәк.

«Легенды 17» педагогик отряды «Минем ишегалды лагере» проекты кысаларында ишегалды мәйданчыклары кураторлары булып эшләячәк, алар  балалар белән  иҗади, спорт һәм интеллектуаль чаралар оештырачак.

Яшүсмерләр  июнь, июль һәм август айларында эшләне сайлый  ала, шулай ук берничә ай дәвамында да  эшли була.

Эш графигы -  дүшәмбе - җомга, көненә  ике яки өч сәгать дәвамында.

Яшүсмерләрнең  хезмәт хакы, мәшгульлек үзәгеннән түләнә торган  субсидияне исәпкә алып, 4000нән 6000 мең сумга кадәр булачак.

 

Укучыларга  эшкә урнашу өчен  шәһәрнең яшьләр эшләре идарәсенә (Сәламәтлек мәктәбе,  Ленин урамы, 26”А” йорты.) яки 7-52-84 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото "Зәй-информ" архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев