Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә «Йөгерүче китап 2021» интеллектуаль узышы оештырылды

Зәй үзәк китапханәсе «Йөгерүче китап -2021» Бөтенроссия социомәдәни акциясенә кушылды.

«Йөгерүче китап – 2021» йөгереше Гомумроссия китапханәләр көне,  Зәй халык китапханәсе оешуга -125 ел, Туган як елына багышланды.

25 майда  «Китап йөгерешчеләре» командасы үзәк китапханәдән  старт алды. Аларга шәһәребезнең 4 нче класс укучылары да кушылды. Алар үзәк китапханәдән Фәрдиев паркының соңгы тукталышына кадәр йөгерде. Шәһәребез тарихын белүдән белемнәрне сынау өчен гади сораулар әзерләнде. Алар – Зәйгә кайчан нигез салынды, Нефтьчеләр урамы, Җиңү Булвары,  «Энергетик» Мәдәният сарае элек ничек аталды. Интеллектуаль йөгереш нәтиҗәләре буенча 125 сорау бирелде. Балалар сорауларга актив җавап бирде. Җавап бирә алмаганнарга китапханәчеләр ярдәм итте.

Малай-кызларга старт барышында барысы да кызыклы булды. Вакыт сизелмичә дә узып китте, иң мөһиме кызык һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев