Зәй офыклары

Зәйдә һәйкәлне яңартуны Яшел Үзән кешесе башкара

Бүген Зәйдә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында күтәрелгән төп мәсьәлә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шәһәр үзәгендәге һәйкәлне үзгәртүгә кагылды.

Фикер алышулар  район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә узды. Җиңү бульварында  мәңгелек ут каршындагы мәйданда азатлык китерүче  солдат һәйкәлен үзгәртеп  ясау һәм урнаштыру буенча эшләрне, тендер откан Яшел Үзән шәһәре скульпторы Валерий  Козлов башкарачак. Утырышта катнашучылар алдында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Валерий Иванович  чыгыш ясап, скульптураның якынча үзгәрешләре белән таныштырды. Шәһәр төзелеше советы әгъзалары фикер алышу барышында үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Яңа эскиз барлык әйтелгән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып үзгәртеләчәк, дип яза матбугат үзәге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: