Зәй офыклары

Зәйдә “Йолдызлык” лагере беренче сменада ял итүчеләрне кабул итте

Кичә Зәйнең "Йолдызлык" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере тантаналы төстә ачылды. Анда җәйге ялга беренчеләрдән булып җыелган балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде, ял вакытларында саклык чараларына аеруча игътибарлы булу кирәклеген искәртте. "Йолдызлык" лагереның беренче сменасына авыллардан, шәһәрдән 100 бала килде. Алар, 4 отрядка бүленеп, спорт, мәдәни чаралар,...

Кичә Зәйнең "Йолдызлык" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере тантаналы төстә ачылды. Анда җәйге ялга беренчеләрдән булып җыелган балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде, ял вакытларында саклык чараларына аеруча игътибарлы булу кирәклеген искәртте.

"Йолдызлык" лагереның беренче сменасына авыллардан, шәһәрдән 100 бала килде. Алар, 4 отрядка бүленеп, спорт, мәдәни чаралар, төрле ярышлар белән 21 көн дәвамында биредә ял итәчәк.

-"Йолдызлык" - яшь зәйлеләрнең иң яраткан урыннарының берсе. Ул әти-әниләр өчен дә, аз чыгымлы лагерь буларак, уңайлы. 14 мең сумлык юлламаның бары ике мең сумнан артыграгын бюджет системасында эшләүче әти-әниләр түли. Быел без корпусларны косметик төзекләндереп, тәрәзәләрне пластикка алыштырып, яңа кровать, мендәр, матраслар, урын-җир кирәк яраклары алып яңача каршыладык балаларны. Ашханәдә дә өлешчә төзекләндерү эшләре үткәрелеп, савыт-сабалар яңартылды. Көнгә 6 тапкыр туклану оештырыла, чөнки ылыслы, саф һавалы урман аланында балаларның аппетиты яхшы, - дип елмая лагерь башлыгы Ольга Тугашева.

Көндәлек программалардан тыш, быел "Йолдызлык" лагеренда балаларны Бөгелмә курчак театры гастрольләре һәм башка шундый үзенчәлекле мәдәни чаралар көтә. Ә лагерьны тантаналы ачуда Самара циркы артистлары үзенчәлекле тамаша күрсәтеп куандырды.

Гомумән, бу җәйдә "Йолдызлык"та 4 сменада 497 баланы ял иттерергә исәп тотабыз, ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Елена Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: