Зәй офыклары

Зәйдә йорт ишегаллары киңәя, төзекләнә

Шәһәр-бистәләребездәге йорт ишегаллары һәм кварталлар арасындагы юллар төзекләнә бара. Аларны төзекләндерү буенча өч ел элек Зәйдә махсус программа старт алган иде, ул агымдагы елда да дәвам итә. Бу уңайдан хәзер кызу эш бара. Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның инфраструктура буенча урынбасары Николай Нифатов бүген йорт ишегалларында булып, әлеге уңайдан эш барышы белән таныштылар.

Эш башлыча Яңа шәһәрнең Җиңү проспекты, шәһәрнең үзәк өлешендә, Иске Зәй һәм Мирный бистәләрендә алып барыла. Агымдагы елда 31 йорт ишегалды төзекләндереләчәк. Моның өчен республикадан 65 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 8ендә бу эш тәмамланган инде, 7се - әзерлек сызыгында. Август ае ахырында эш тәмамланыр дип көтелә.  
Бу уңайдан йорт ишегалларына рейд Ленин урамының 2 һәм 4нче йортларыннан башланды. Әлеге йортлар ишегалдында башлыча җәяүлеләр йөрү өчен тротуарлар салына. Бу йортларда күпчелек пенсионерлар яши. Бу төзекләндерүне күптән көткән идек, ди апа-агайлар. Алар - башлыча данлы ГРЭС, шәһәрне төзегән буын.
Чираттагы ишегалды Октябрь урамы 1 а йорты иде, биредә тротуарлар яңартыла һәм машина кую урыннары киңәйтелә.  Билгеле, әлеге эшләр барысы да  бу йортларда яшәүчеләр теләге белән башкарыла. Без биредә булганда юлчылар каммәмер килеп төзекләндерү эше белән мәшгуль иде.
-Мин үзем машина йөртәм, бу уңайдан эш барышыннан машина кую урыннарының киңәйтелүе ошый, бик кирәкле эш иде, -ди Дилбәр Галиуллина.
Баласын арбада тартып килүче яшь ана исә тротуарлар киңәйтелүгә сөенечен белдерде.
Бу зур масштаблы эшкә юл һәм подрядчы төзелеш оешмалары җәлеп ителде. Төзекләндерү эшләренең төп подрядчысы - "Автострой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте. Бу - оешма тәҗрибәле, сыналган оешма, ул төзекләндерү эшенә иртә  яздан кереште. Әлеге оешмадан  биш бригада хезмәт куя. Программа буенча эш этаплап алып барыла. Юлчылар эшне график нигезендә сыйфатлы итеп башкарырга тырыша. Бу программа алдагы 2020 елда да дәвам итәчәк.
Әлеге проект-программа һәм аны башкаручыларга зәйлеләр бик рәхмәтле.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: