Зәй офыклары

Зәйдә йорт ишегаллары төзекләнә

Шәһәр-бистәләрдә йортлар ишегаллары һәм кварталлар арасындагы юлларны төзекләндерү буенча өч ел элек  Зәйдә махсус программа старт алган иде. Шунысы игътибарга лаек,  әлеге программа агымдагы елда да  дәвам итә.

Программа кысаларында күпфатирлы  йортлар ишегалды, юл-тротуарлар ремонтлана. Без әлеге уңайдан эш барышы белән танышу максатыннан урыннарда булганда, юлчылар Җиңү проспектының 1/08   йорт ишегалдында эшли иде. Алар җәяүлеләр йөри торган зона янында бордюр кую белән мәшгуль иде. Нәкъ мондый эш әлеге урамның 1/06 йорты ишегалдында да эшләнгән булган. Алга таба юлчылар бу проспектның 1/10 йорты ишегалдында әлеге эшләрне  башкарачак. Шулай итеп, әлеге программа буенча иң беренче эш итеп бордюр урнаштыру тора. Аннан подъезд янында, тротуарда һәм үтә торган өлешкә асфальт җәеләчәк.  Иң мөһиме, әлеге эшләр бу йортларда яшәүчеләр теләге белән башкарыла.

Шул рәвешле агымдагы елда 39 йорт ишегалды капиталь төзекләндереләчәк. Бу зур масштаблы эшкә юл һәм подрядчы төзелеш оешмалары җәлеп ителде. Төзекләндерү эшләренең төп подрядчысы - "Автострой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте. Бу эшкә оешма  яздан кереште. Программа буенча эш этаплап алып барыла. Юлчылар эшне график нигезендә сыйфатлы итеп башкара.

Программа буенча эшләр көзгә төгәлләнергә тиеш. 

Шулай итеп, шәһәр-бистәләрдә йортлар ишегаллары һәм кварталлар арасындагы юллар төзекләндерелә барыла. Бу йортларда яшәүчеләр әлеге программа һәм аны үтәүчеләргә бик рәхмәтле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: