Зәй офыклары

Зәйдә юл һәлакәтендә өч кеше гомере өзелде

30 гыйнварда Зәй районы территориясендә булган буран юлда аяныч хәл килеп чыгуга сәбәп булды. Чаллы-Зәй юлының 21нче километрында Түбән Пәнәче авылы тирәсендә «Лада Калина» автомобилен йөртүче бозлавык юлда, машина белән идарә итүдә контрольне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Форд» микроавтобусы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина юл читенә чыгып оча....

30 гыйнварда Зәй районы территориясендә булган буран юлда аяныч хәл килеп чыгуга сәбәп булды. Чаллы-Зәй юлының 21нче километрында Түбән Пәнәче авылы тирәсендә «Лада Калина» автомобилен йөртүче бозлавык юлда, машина белән идарә итүдә контрольне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Форд» микроавтобусы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина юл читенә чыгып оча. Аның йөртүчесе һәм 15 яшьлек пассажир кыз бала алган тән җәрәхәтеннән һәлакәт урынында үлә, ә икенче пассажир хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында якты дөнья белән саубуллаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: