Зәй офыклары

Зәйдә юл һаләкәтендә яшь хатын-кыз гомере өзелде

3 сентябрьгә каршы төндә Иске Зәй бистәсен әйләнеп узу юлында "Лада Гранта" автомобиле белән "ВАЗ -21014" машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә соңгы машинаны йөртүче хатын-кызның фаҗига урынында гомере өзелде. Ул - районыбызның Югары Мәлем авылы кызы. Фаҗига килеп чыгуда сәбәпче "Лада Гранта" шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм ул руль артына...

3 сентябрьгә каршы төндә Иске Зәй бистәсен әйләнеп узу юлында "Лада Гранта" автомобиле белән "ВАЗ -21014" машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә соңгы машинаны йөртүче хатын-кызның фаҗига урынында гомере өзелде. Ул - районыбызның Югары Мәлем авылы кызы. Фаҗига килеп чыгуда сәбәпче "Лада Гранта" шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм ул руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыруда шикләнелә. Әлеге мәсьәлә буенча тикшерү эше бара. ЮХИДИ хезмәткәрләре закон таләпләрен үтәмичә, исерек килеш руль артына утыруның иртәме-соңмы менә шундый фаҗига белән тәмамлануын искәртә. Машинага утыргансың икән, үзең өчен генә түгел, башкалар иминлеге өчен дә җавап бирергә тиешлегеңне истән чыгарма, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: