Зәй офыклары

Зәйдә юл һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган

27 июньдә иртәнге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә Чаллы - Зәй-Әлмәт автомобиль юлының 38 километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Анда машина йөртүче үлә.

Зәй шәһәре ягыннан килүче ВАЗ 211440 автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, юл йөрү кагыйдәләрен бозган, каршы як полосага чыккан, нәтиҗәдә юл читендәге корылмага килеп бәрелгән, аннан соң кюветка төшкән, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Алган тән җәрәхәтләреннән машина йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлә. Ул саклык каешын эләктермәгән була.

Испекторлар кагыйдәләрне төгәл үтәп, иминлек каешларын эләктереп йөрү мөһимлеген тагын бер кат искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: