Зәй офыклары

Зәйдә юл һәлакәтләре кими төшкән

2015 елның 6 аенда Зәй районында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 33 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре саны 26,3 процентка кимегән. Шул сәбәпле үлүчеләр, яраланучылар саны да бермә-бер ким. Транспорт чараларына матди зыян килү белән бәйле аварияләр дә 83кә азрак,...

2015 елның 6 аенда Зәй районында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 33 кеше тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре саны 26,3 процентка кимегән. Шул сәбәпле үлүчеләр, яраланучылар саны да бермә-бер ким. Транспорт чараларына матди зыян килү белән бәйле аварияләр дә 83кә азрак, быел шундый 552 авария теркәлгән. Әмма эшләнгән эшләр белән генә канәгатьләнергә һич ярамый, безгә булган кадәр юллардагы хәвеф-хәтәрне булдырмау өчен тырышырга кирәк, диләр ЮХИДИ инспекторлары. Мәсәлән, быел җәяүлеләр тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 7 һәлакәт булган, узган ел исә мондый аварияләр 4әү теркәлгән. Бу төр аварияләрне булдырмау өчен аеруча нык эшләү мөһим, чөнки аларда җәяүленең тән җәрәхәте алуы көн кебек ачык. Шуңа да җәяүлеләр арасында профилактик аңлату эшләрен алып бару, кат-кат кисәтүләр ясауны активлаштыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: