Зәй офыклары

Зәйдә юллар ремонтлана, ишегаллары асфальтлана

"Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары агымдагы елда "Юл фонды" , "Асфальт юлларны төзекләндерү", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып барды. Көзгә кергәч алар "Надежда" урамы юлын, Ленин урамы юл башын ремонтладылар, бу көннәрдә исә әлеге урамның 29 һәм 31нче йортлары ишегалларын төзекләндерәләр, халык соравы буенча...

"Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары агымдагы елда "Юл фонды" , "Асфальт юлларны төзекләндерү", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып барды. Көзгә кергәч алар "Надежда" урамы юлын, Ленин урамы юл башын ремонтладылар, бу көннәрдә исә әлеге урамның 29 һәм 31нче йортлары ишегалларын төзекләндерәләр, халык соравы буенча 29 нчы йорт подвалына су кермәсен өчен бордюрлар ясыйлар. Әлеге эшләр җирле бюджет хисабына башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: