Зәй офыклары

Зәйдә Юристлар көне билгеләп үтелә

Бүген 3 декабрьдә Россиядә Юристлар көне билгеләп үтелә. Ул РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2008 елдан гамәлгә керде. 2009 елда исә бу көнне һөнәре буенча иң яхшы дип табылган юристка югары премия бирү дә каралды. Зәйдә исә бу көнне оешма-предприятиеләрдә, төрле учреждениеләрдә әлеге һөнәр ияләрен котладылар. Иртән район башкарма...

Бүген 3 декабрьдә Россиядә Юристлар көне билгеләп үтелә. Ул РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2008 елдан гамәлгә керде. 2009 елда исә бу көнне һөнәре буенча иң яхшы дип табылган юристка югары премия бирү дә каралды. Зәйдә исә бу көнне оешма-предприятиеләрдә, төрле учреждениеләрдә әлеге һөнәр ияләрен котладылар. Иртән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, Зәй шәһәр судында булып, хокук сагында торучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

- Сезнең хезмәтегез бик катлаулы, үтә җаваплылык сорый. Һөнәри осталыгыгыз артында кешеләр язмышы ята. Шуңа да, һәр мәсьәләгә тирәнтен якын килеп, закон нигезендә хөкем карарлары чыгарылудан күп нәрсә тора. Хезмәтегездә уңышлар, түземлелек, эшегезгә теләп килеп, халык мәнфәгатьләрен яклавыгызны телим, - диде ул һәм районда алып барылучы эшләр белән дә таныштырды. Илнар Хафизов Юристлар көне уңаеннан район башлыгы Мактау грамоталарын тапшырды. Бу бүләкләргә Зәй шәһәр суды рәисе Рөстәм Хәкимов, хәзер Татарстан Югары судына эшкә алынган Александр Мелехов, судья ярдәмчеләре Ильвира Акмалова, Елена Верясева, белгечләр Рената Сәлимова, Ольга Кузнецова, Ольга Медведева лаек булдылар. Татарстан Югары суды департаменты Рәхмәт хатларын Эльвира Ермакова, Албина Никишина, Алена Марданова, бүләкләүләрне Ландыш Тимофеева, Наилә Лебедева, Татьяна Ярцева алды. Ә җәмәгать судьясы аппараты суд сәркатибе Ольга Медведеваның республика юстиция министры боерыгы белән дәүләт чины классы күтәрелүе турында белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: