Зәй офыклары

Зәйдә завод хезмәткәрләрен тән температурасын үлчәп кенә эш урынына үткәрәләр

"Аккурайд Уилз Руссиа" заводында хәзерге вакытта коронавирусның таралуына юл куймау максатында санитар таләпләрне көчәйттеләр, дип хәбәр итә район матбугат үзәге.

Заводта  йогышлы вирус таралуны  профилактикалау өчен тулы күләмдә чаралар күрелә. Предприятие җитәкчелеге коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык мөмкин булган чараларны да җиренә җиткереп башкаруны контрольдә тота. Заводка керү юлында ук һәр кешенең  тән температурасын инфокраслы термометрлар белән  үлчиләр. Тән температурасы югары булган кешеләр ашыгыч ярдәм килгәнче  махсус изоляция бүлмәсенә урнаштырыла.  Эш көне дәвамында завод хезмәткәрләре битлекләрне өч сәгать саен алыштыра. Завод ашханәсендә  һәр хезмәткәр хезмәттәшләреннән аерым туклана. Ашханәгә кергәндә, шулай ук холларда, коридорларда кулларны эшкәртү өчен дозаторларда антисептиклар бар. Моннан тыш, предприятие биналарында идәннәрне ешрак юалар һәм җиһазлар өслекләрен гел сөртеп тора башлаганнар. Чит ил делегацияләренең визитлары гамәлдән чыгарылган.  "Акуорайд Уилз Руссиа" җитәкчелеге мондый чараларны мөһим эш, дип саный, чөнки  җитештерү процессын читтән торып эшләү режимына күчерү мөмкинлеге юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: