Зәй офыклары

Зәйдә үзенчәлекле тренинг

Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 10 ата-ана өчен тренинг үткәрелде.

Әлеге чараның максаты һәм бурычлары: үзара мөнәсәбәтләрдә гармониягә ирешү, катнашучыларны берләштерү һәм  кәефләрен яхшырту.
Тренинг барышында ата-аналар "төркем рәсеме" ясауда катнаштылар, үз хисләрен башкаларга җиткерергә  өйрәнделәр, төрле персонажлар роленә керделәр.
Психологик күнегүләр ярдәмендә тренингта катнашучылар үзләрен һәм башкаларны яхшырак аңларга, үзләренең көчле һәм көчсез якларын күрергә, шулай ук бер-берсенә ышанырга өйрәнделәр.
Кешеләргә ышанырга һәм аларга үз ышанычыңны күрсәтә белдерергә өйрәнергә кирәк. Тренингта катнашучылар шуңа инандылар.

В. Каменская, «Радость» халыкка социаль хезмәт   күрсәтү комплекслы үзәге психологы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: