Зәй офыклары

Зәйдәге аппарат киңәшмәсендә эшкә билгеләнүләр турында хәбәр ителде

Бүген Зәйдә чираттагы аппарат киңәшмәсен район башлыгы Разиф Кәримов төрле өлкәләрдә яңа эшкә билгеләнүче җитәкчеләр белән таныштырудан башлады.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад үсеше, сәнәгать, сәүдә, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары вазифасында  Марина Ивановна Захарова,  район мәгариф идарәсенә яңа җитәкче итеп  Гүзәл Халит кызы Зинурова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе башлыгы Фәргать Талверт улы Камалиев, "Зәй" агросәнәгать паркы җитәкчесе Руслан Галимхан улы Рәхимҗанов, Зәйдәге автомобиль юллары идарәсе башлыгы итеп  Александр Владимирович  Ганске билгеләнде.
Шулай ук киңәшәмәдә райондагы оператив хәл, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, 2016-2018 елларда районда тормышка ашырылган дәүләт программалары һәм 2019 елга планнар буенча чыгышлар тыңланды. Район башлыгы гражданнар мөрәҗәгате, шул исәптән “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша килүче сорауларның, райондагы мобилизация әзерлеге, газ җиһазлары торышы, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең көн үзәгендә мәсьәләләр булып калуын ассызыклады.  

 Район матбугат үзәге.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: