Зәй офыклары

Зәйдән – өч китапханәче

Бу көннәрдә “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе -2019” республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында Зәй китапханәчеләре дә бар. Шәһәрнең 6нчы мәктәбе китапханәчесе Галина Денисова “Хезмәткә бирелгәнлек” номинациясе җиңүчесе булып танылса,  3нче һәм 7нче мәктәп китапханәчеләре Ландыш Кәримова һәм Миләүшә Миннегулова  “Тырыш хезмәт һәм югары нәтиҗәләр” номинациясендә бүләкләнделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: