Зәй офыклары

Зәйдән кемнәр грант отты?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында барган бәйге проектларына нәтиҗә ясалды.

Программалар авыл халкының эшлекле активлыгын, үзмәшгульлеген, авыл  яшьләренең эшлеклелеген арттыру, авыл тормышын саклауга йөз тота. Агымдагы елда  «Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү»  программасы буенча Вера Савгильдина мөгезле эре терлек симертү юнәлешендә грант отты. Узган ел әлеге программага Апач авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гомәр Галиуллин кереп, 150 баш үгезне ашату өчен 6 миллион сум акча алган иде.

«Эш башлаучы  фермерга ярдәмгә» программасына Югары Мәлем белән Югары Пәнәчедән  фермерлар Корбан Морзагов белән Артур Мартемьянов керергә гариза биргәннәр иде.  Әлеге программа буенча  грант күләме - 10 миллион сум.
Бирелгән ике гаризаның берсе – Корбан Морзагов крестьян-фермер хуҗалыгы грант отты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: