Зәй офыклары

Зәйдән көзге чакырылышта 70ләп егет хәрби хезмәткә китәчәк

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда көзге чакырылышта 18 меңнән артык ир-егет комиссия үтәчәк.

Зәй районыннан көзен хәрби хезмәткә 70кә якын  егет чакырыла. Бу чакырылышта егетләрне хезмәткә беренче озату 20 октябрьгә  булыр дип көтелә. Ә соңгысы 18 декабрьгә планлаштырылган. Беренче чакыруда китәчәк егетләр милли гвардия һәм коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Булачак солдатларыбыз нигездә көнчыгыш хәрби округында -  ВДВ, ВМФ, ракета һәм тимер юл гаскәрләрендә  хәрби бурычларын үтәр дип көтелә. Шулай ук шефлык итүче Әстерхан өлкәсендә дә  егетләребез хәрби хезмәтен үтәчәк. Әлегә дүрт егет контракт буенча хәрби хезмәтне сайлаган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: