Зәй офыклары

Зәйдән Лилия Рыжова “Кадрлар резервы” проектына сайлап алынды

“Кадрлар” резервы” республика проектында яшь лидерлар катнаша.

Агымдагы елда  «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектында катнашу өчен 1667 кеше теркәлгән, аларның 1103еннән гариза кабул ителгән һәм 133 кеше генә проектның белем бирү этабына сайлап алынган.

Зәй районыннан бер кеше сайлап алу турларын узды һәм беренче этапның йомгаклау исемлегенә кертелде. Ул – район яшьләр эшләре идарәсенең “Дуслык”  яшьләр үзәге җитәкчесе Лилия  Рыжова.

31 марттан 5 апрельгә кадәр Казанның “Идел” яшьләр спорт комплексында проектның беренче туры узды.  Анда катншучылар белән биш көн дәвамында  формаль булмаган белем бирү тренерлары эшләде. Шулай ук катнашучылар дәүләт яшьләр сәясәте, социаль үзгәрешләр һәм коммерцияле проектлар төре, цифрлаштыру, лидерлык һәм кадрлар турында лекцияләр тыңладылар.

Хәзер проектта катнашучы яшьләргә  беренче дистанцион этапны узарга туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча икенче  этапка узучылар сайлап алына.

Фотолар Зәй яшьләр эшләре идарәсеннән алынды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: