Зәй офыклары

Зәйдән махсус исәптә торучы 107 кеше амнистиягә эләкте

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап, гөманлылык принципларына нигезләнеп, Россия Федерациясе Конституциясенең 103нче маддәсе 1нче бүлеге буенча РФ дәүләт думасы авыр җинаять кылмаган беренче тапкыр гына хөкем ителгәннәрне, хәзер хокук бозу өчен җәза алган элек Ватанны саклау өчен сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, дәүләт бүләкләренә лаек булган, балигъ булмаган,...

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап, гөманлылык принципларына нигезләнеп, Россия Федерациясе Конституциясенең 103нче маддәсе 1нче бүлеге буенча РФ дәүләт думасы авыр җинаять кылмаган беренче тапкыр гына хөкем ителгәннәрне, хәзер хокук бозу өчен җәза алган элек Ватанны саклау өчен сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, дәүләт бүләкләренә лаек булган, балигъ булмаган, радиоактив матдәләрне бетерүдә катнашкан, үсмер балалары булган хатын-кыз, ир-атларны, 55 яшьтән өстен ир-атлар, 50 яшьтән өстен хатын-кызларны, физик мөмкинлеге чикләнгән аерым төркем кешеләрне һ.б. ларны амнистияләү турында карар чыгарган иде. Аның нигезендә безнең район җәза үтәтү инспекциясендә махсус исәптә торучы 107 кеше дә амнистиягә эләкте. - Шуларның 53 е төрле хокук бозулар өчен шартлы хөкем карары алган кешеләр, шулай ук мәҗбүри хезмәт, иреге чикләнгәннәр дә бар. Хәзер иң мөһиме аларның үзләренә карата ясалган бу яклауны дөрес аңлап, хокук бозуларга бармыйча, спиртлы эчемлекләр кулланудан, сәламәт булмаган яшәү рәвешеннән читләшеп дөрес юлга басулары. Бу уңайдан безнең хезмәткәрләр аларның һәрберсе белән дә индувидуаль төстә профилактик сөйләшүләр алып бардылар, - ди инспекция башлыгы Альфред Сафиуллин. Амнистиягә әле җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торучылар тагын да күбрәк эләккән булыр иде, тик кайберәүләрнең закон таләбен үтәп тиешле вакытта инспекциягә теркәлүгә килмәүләре, тәртип сагын бозулары үз хәлләрен катлауландырырга, дәүләт тарафыннан тудырылган уңай мөмкинлектән файдаланмауга китергән. Мәсәлән, утлы корал ясаган, саклаган өчен хөкем ителгән бер зәйле 2014 елда шартлы хөкем карары алган, ләкин закон таләпләрен үтәмәгән өчен бераздан аның шартлы хөкем карары реаль срока алыштырыла, ул Менделеевтагы торак колониясенә җибәрелә. Биредә хезмәт белән тәрбияләү күз уңында тотыла, күрәсең әлеге ир-егетнең эшләп яшисе килми ул колониядән качып китә. Без аны Россия җәза үтәтү хезмәте Татарстан идарәсенең эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә эзләдек һәм Мирный бистәсеннән табып алдык, шактый йончыган, ябыккан хәлдә иде, ул дип сөйли инспектор Рәйхан Әхмәтҗанов. Ә бит кача-поса, нәрсә эләксә шуны ашап йөргәнгә карый ялгышын төзәтергә тырышып, закон таләбен төгәл үтәсә бәлки ул да амнистиягә эләгеп нормаль яшәү рәвешенә күчә алыр иде хәзер. Шуңа күрә, иң мөһиме негатив күренешләргә тартылудан читләшү, ә инде ялгышлык белән хокук бозуга барганда закон таләбен төгәл үтәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: