Зәй офыклары

Зәйдән Рәшидә Җиһаншина “Татмедиа” бүләген алды

Ул бәйгедә бишенче тапкыр катнаша, басмаларны бәйгедә катнашу өчен яздырмаса да, без аның тугры абунәчебез буларак төп призны отуын телибез.

Газета-журналлар укудан тәм табып яшәүчеләр арабызда шактый. Югыйсә, күп мәгълүматны интернеттан да табып була, әмма безнең даими абунәчеләребез үзләре яраткан матбугатка тугры кала, өйләренә бер кочак газета алдыра.
19 февральдә "Татмедиа"да "Язылган өчен смартфон” бәйгесенә нәтиҗә ясаулары турында хәбәр иткән идек инде.  Акция кысаларында  5 смартфон, 10 юрган,  45 бүләкләр җыелмасы уйнатылды. Бәйге нигезләмәсе буенча, һәр районнан иң күп суммадагы газета-журналга язылучыларны билгеләделәр һәм редакцияләргә кызыксындыру бүләкләрен җибәрделәр. Зәйдән Рәшидә Җиһаншина кызыксындыру бүләгенә ия булды.
-Вакытлы матбугат белән гомерем буе дус булдым. Элегрәк 10лап төрдә газета-журнал яздыра идек. Бүгенге көндә 6 төрле исемдәге басма алдырабыз. Минемчә, вакытлы матбугат белән танышып бару һәр кешенең күзаллавын киңәйтә, илдә, республика, районда барган вакыйгаларга бәя бирергә өйрәтә. “Зәй офыклары” газетасын да гомер буе яратып укыйм, журналист һөнәрен үзләштергән кеше буларак, үзем дә язарга яратам, - ди Рәшидә Рәхимҗановна.
Редакциябездә бүләкне тапшырган вакытта аның белән аралашып,  чын мәгънәсендә укымышлы кеше булуы, рухи байлыкны барыннан өстен күреп яшәвенә инандык.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: