Зәй офыклары

Зәйдән тагын ун егет хәрби хезмәткә китте

Кичә Зәйдән 10 егет хәрби хезмәткә алынды. Гомумән, язгы чакырылыш старт алгач, ил иминлеген саклауга 16 зәйле басты. Тагын 4 ир-егет контракт нигезендә хезмәт килешүе төзеп, армия сафларына алынды, ә 4 егет Россия Кораллы Көчләре сафына басу өчен боерык көтә, берничәсе соңгы медицина күзәтүләре үтү белән мәшгуль. Район баш хәрби...

Кичә Зәйдән 10 егет хәрби хезмәткә алынды. Гомумән, язгы чакырылыш старт алгач, ил иминлеген саклауга 16 зәйле басты. Тагын 4 ир-егет контракт нигезендә хезмәт килешүе төзеп, армия сафларына алынды, ә 4 егет Россия Кораллы Көчләре сафына басу өчен боерык көтә, берничәсе соңгы медицина күзәтүләре үтү белән мәшгуль. Район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов югары белемле армия яшендәге егетләрнең дә бу чакырылышта контракт нигезендә хезмәткә алынырга теләк белдерүен әйтә. Ике егет контракт буенча килешүләр төзегән, алар кулларына диплом алуга, ил сагына басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: