Зәй офыклары

Зәйдән тагын ике кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә республикада 87 кешегә коронавирус диагнозы куелды.

Татарстанда  тагын 87 кешегә  Covid-19 диагнозы куелган. Икесе – читтән кергән, 85е – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. 32 кеше хастаханәгә салынган, 55 кеше  өйдә дәвалана.

Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрле 2 кеше бар.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 23 кеше. 18-30 яшьлекләрдән - 9, 50-60 яшьлекләрдән  - 16,  60-70 яшьлекләрдән – 17, 70-80 яшьлекләрдән – 15, 80-90 яшьлекләрдән – 5  кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 45 кеше. Нурлатта – тугыз, Яр Чаллыда – алты, Алексеевск, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай районнарында – өчәр, Әлмәт, Буа, Зәй районнарында – икешәр,  Аксубай, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән. Зәйдә соңгы атнада дүрт авыру очрагы теркәлде, берсе – авылда, өчесе – шәһәрдә.

Барлыгы 25 гыйнварга  Татарстанда 15 538 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 11 950, шуларның  – 95е узган тәүлек эчендә савыккан.

“Спутник V” белән бүгенге көнгә республикада 10 742 кеше вакцинаштырылды, шуларның 1958е икенче доза кабул итте. Барлыгы Татарстанга 13 442 комплект вакцина кайтты, шуның 79,9 проценты кулланылган инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: