Зәй офыклары

Зәйдән уку алдынгылары, бәйгеләрдә җиңүче башлангыч сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә китте

Бүген Зәйдән мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Фаршатова җитәкчелегендә 30 баладан торган делегация Казанга экскурсиягә китте. Ул мәшгульлек үзәгенең һөнәр сайлау буенча республика күләм грант отуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Экскурсиягә 3-5 сыйныфлар арасында үткәрелгән "Минем булачак һөнәрем" дип исемләнгән иншалар һәм рәсем конкурсында җиңүчеләр, башлангыч сыйныф фән олимпиадалары призерлары, төрле бәйгеләр...

Бүген Зәйдән мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлчәчәк Фаршатова җитәкчелегендә 30 баладан торган делегация Казанга экскурсиягә китте. Ул мәшгульлек үзәгенең һөнәр сайлау буенча республика күләм грант отуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Экскурсиягә 3-5 сыйныфлар арасында үткәрелгән "Минем булачак һөнәрем" дип исемләнгән иншалар һәм рәсем конкурсында җиңүчеләр, башлангыч сыйныф фән олимпиадалары призерлары, төрле бәйгеләр лауреатлары сайлап алынды. Экскурсия "Казан-Арена"да балалар тематик паркы-һөнәр шәһәрчегендә оештырыла. Анда балаларга төрле һөнәр ияләре буларак үзләрен сынап карау мөмкинлеге дә бирелә. Икенче төркем Казанга экскурсиягә 25 августта барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: