Зәй офыклары

Зәйдән Юлия белән Мария үз сайлау алды программасын төзеделәр

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 3нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул сайлаулар?” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү уены үткәрде.

Чараны оештыруның максаты - булачак сайлаучыларны сайлаулар үзенчелекләре белән таныштыру, актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итү.

Уен башында катнашучылар Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын искә төшерделәр. Соңыннан яшүсмерләр үзләрен сайлаучылар буларак та, хәтта Президентлыкка кандидат буларак та сынап карадылар. Төрле төгәлсезлекләр буенча фикер алыштылар, документлардагы ялгышлыкларны ачыкладылар. Сайлау алды ярышларында Мария һәм Юлия алга чыкты,   “Президентлыкка кандидатлар” үз сайлау алды программасын төзеде. Аларда мәгариф, медицина, спорт, яшьләр сәясәте мәсьәләләре күтәрелде.  Сайлау нәтиҗәләре буенча Юлия җиңде. Шул рәвешле, укучылар сайлауларның мөһимлеген аңладылар.

Светлана Долгова, өлкән фәнни хезмәткәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: