Зәй офыклары

Зәйгә илнең көчле көрәшчеләре килә

Өченче ел рәттән Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры Бөтенроссия статусында үткәрелә.

23 гыйнварда Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ачыла. Өченче ел инде ярышлар Бөтенроссия статусында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле ярышларда республика һәм Россия төбәкләреннән ике дистәдән артык команданың катнашуы көтелә. 2003-2004 һәм 2005-2007 елларда туганнар – 5, зурлар 8 авырлык үлчәвендә бил алышачак. Ярышлар ике көн дәвам итә. 24 гыйнварда, шимбә көнне, ярымфинал, финал ярышлары узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: