Зәй офыклары

Зәйгә камаллылар килде

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган "Агыла да болыт агыла... " спектакле Зәйгә дә килеп җитте.

Шәһәрнең "Энергетик" Мәдәният сараенда куелган спектакль бер сулышта үтте. Зал тутырып килгән Зәй тамашачысы гүя шагыйрь Хәсән Туфан чорына кайтып, аның сөргендә чактагы кичерешләрен тойды. Г. Камал театрының яшь артистлары катлаулы шигъри спектакльне тамашачы күңеленә үткәрә алды, чөнки спектакль дәвамында артистлар чыгышы еш мул алкышларга күмелде. 

Спектакльнең нигезендә Хәсән Туфанның Новосибирск якларында сөргендә язылган шигырьләре ята. Ул алар аша сөеклесен, балаларын, туган ягын өзелеп сагынуын әйтеп бирә. 

- Без бүген әлеге спектакль аша тагын бер мәртәбә, тормыш сынаулары аша якын кешеләрнең,  туган җирнең, туган телнең кадере аерата татлы булуын аңладык. Кадерле кунакларыбыз - Галиаскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының талантлы артистларына, моның өчен зур рәхмәт белдерәбез, - дип ассызыклады спектакльгә зур бәя биреп, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов. 

Аның сүзләрен куәтләп Зәй тамашачысы артистларны сәхнәдән аягүрә басып алкышларга күмеп озатты. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: