Зәй офыклары

Зәйгә “Ярдәм янәшә” тартмаларының икенче партиясе кайтты

Хәбәр ителгәнчә, “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк.

13 төрдән тупланган  ризык җыелмалары ике ай дәвамында дүрт тапкыр биреләчәк. Бу 200 йөк машинасы, 50 вагон азык-төлек  дигән сүз.
Безнең районга  3 меңнән артык пакет бирү каралган. Аларны беренче тапкыр май башында таратканнар иде. Бүген янә 702 пакет таратыла, шуның 132се – авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә. Әлеге пакетлар керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк, 8 яшьтән олырак балалары булган гаиләләр,  шулай ук ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк категория кешеләр өчен каралган.  Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле гаиләдә (ата-ананың берсе алимент түләми) тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечительлек вазыйфаларын бушлай башкаручы гаиләләргә  тапшырыла. Шулай ук  аны  коронавирус вазгыяте шартларында зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләре, шулай ук түбән керемле гаиләләрнең балалары ала.
“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды. Алар - республиканың 60 меңнән артык волонтеры, хәйриячеләр, төрле  оешмалар, зур предприятиеләр, кече бизнес вәкилләре һәм йөзләгән битараф булмаган гражданнар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: